«Әлли-бәлли-бәү» балалар иртәсе (0+)

28 гыйнвар көнне «Сәйлән» клубы кысаларында 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан  мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Әлли-бәлли-бәү» дип аталган чара үткәрелде. 

IMG-20210128-WA0007
IMG-20210128-WA0009
IMG-20210128-WA0008

Ана җыры – кеше тормышындагы иң беренче җыр. Бишек нәрсә ул? Ни өчен «бишек» җырлары дип атала? Китапханәче әңгәмә вакытында бишек җырларының килеп чыгышы турында сөйләде. Чара барышында балалар әлеге тема буенча Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен башкарды, сюжетлы рәсемнәрне карады. Нәни китап сөючеләр бик теләп «Бала йоклату», «әнинең назлы сүзләре» уеннарында катнашты, әниләре җырлый торган җырларны искә төшерделәр. Балалар табышмаклар чиште һәм күңелле викторина сорауларына җавап бирде. Чара азагында аларга «Бишек җырлары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: